|
Аллаһы Тәгалә әйтә: “Рамазан ае
шундый ай, ул айда кешеләргә һидәят юлын күрсәтүче Көръән иңде”.
Пәйгамбәр Әфәндебез (с.г.в.)
әйтте: “Ибраһим (г.с.)-нең сухуфләре Рамазан аенын беренче кичендә, Таурат
китабы алтынчы кичендә, Инҗил китабы унөченче кичендә, Забур китабы ун
сигезенче кичендә һәм дә Көръәне-Кәрим егерме дүртенче кичәсендә иңде”. Күреп
торабыз Иләһи китаплар Рамазан аенда иңдерелгәннәр, алай исә бу ай хөрмәтле бер
олуг айдыр, айларнын солтаныдыр.
Без беләбез элекеге үткән
өммәтләрдәге кешеләр йөзәр меңәр ел яшәгәннәр, шуның өчен дә күп гыйбәдәт
,изгелек кылганнар, күп ураза тотканнар, ягъни зур сәвапларга, дәрәҗәләргә
ирешкәннәр. Ләкин Өммәте-Мөхаммәддән инсаннар уртача 60-70 ел яшиләр, анында
12-се балалык белән үтә. Ничек соң шундый сәвапларга безгә дә ирешергә? Аллаһы
Тәгалә безгә Өммәте-Мөхаммәдкә Рамазан аен бүләк итте. Рамазан аенда бер
изгелек 700 мәртәбә тапкырланып бирелә. Ягни без бер тапкыр Көръәнне
тулысынча укып чыксак, аны 700 мәртәбә
укып чыккын кебек сәвап языла.
Башка хадисләрдә безнең Сөекле
Пәйгамбәр Әфәндебез (с.г.в.) әйткән: “Кем Рамазан аенын керүенә сөенсә,
шатланса, Аллаһы Тәгалә ул кешенен тәнен Җәһәннәм утына харам кылыр”.
Бу хәдистән күргәнебезчә Рамазан
аеның башлануына сөенүче генә Тәмуг утына эләкмәс, бу мөбәрәк айда ураза тотып,
ифтар (авыз ачу мәҗлесе) мәҗлесләре үткәрүче, Көръән хәтем кылучы һәм Аллаһ
юлында башка изгелекләр эшләүче кешеләр нинди бөек дәрәҗәләргә ирешер икән...
Ибн Аббас (р.г.) риваят ителә:
“Минем өммәтем бу айда нәрсә бар икәнлеген белсә иде, бер ел тулысынча Рамазан
булсын дип теләр иде”.
Дөрестән дә бу айның бәрәкәтен
белсәк, нинди зур дәрәҗәләргә ирешеп булганын күз алдына китерә алсак 12 ай
Рамазан булуын теләр идек. Чөнки бу айда кеше үзенең кайдан килеп кайда
барачагын күбрәк исенә төшерә, шунлыктан изгелекләрне күбрәк эшләргә тырыша.
Мескеннәрнең, фәкыйрләрнең хәленә кереп, Аллаһ Тәгаләгә безгә биргән нигмәтләре
өчен шөкер кыла, ул мескеннәрнең күңелен күрә.
“Дүрт кешене Җәннәт сагынып тора:
Көрән укучыны, телен начар сүзләрдән гайбәттән саклаучыны, ачларны ашатучыны вә
Рамазан аенда ураза тотучыларны”.
Элеке заманнарда Мөхаммаәд исемле
бер кеше яшәгән. Ул бер кайчанда намазларын укымаган, ләкин Рамазан ае кергәч,
яңа матур кием киеп, миск белән хушланып бөтен казага калган намазларын укый
икән. Башкалар анадан сорыйлар иде: “Нишләп син болай эшлийсен?” Мөхаммәд әйтә:
“Бу тәүбә,рахмәт, бәрәкәт аедыр, мин өмет итәм ки Аллаһы Тәгалә мине бу айны
хөрмәт иткәнем өчен кичерер” – һәм шулай үлеп китә. Бер изге кеше моны йоклаган
вакытта төшендә күргән, һәм сораган: “Синен белән Аллаһы Тәгалә нәрсә эшләде?”
Ул әйтә: “Рамазан аен олыглаганым өчен Раббым кичерде, гафу итте”.
Гөмәр ибн Хаттаб (р.г.)-тан
риваят ителә, Пәйгамбәр Әфәндебез (с.г.в.) әйткән: “Кем сезләрдән берегез Рамазан
аенда уянса һәм ятагында бер яктан икенче якка әйләнсә, аңа фәрештә әйтер:
“Тор, синдә бәрәкәт Аллаһ Тәгаләнең рахмәте”. Әгәр ул кеше намаз нияте белән
торса, аңа ятак дога кылыр: “Йә Раббым Аллаһ, бу кешегә Җәннәт ятакларын бир!”,
әгәр ул кеше кием кисә , ул кием аңа дога кылыр: “Йә Раббым Аллаһ, бу кешегә
Җәннәт киемнәрен бир”, әгәр аяк киемнәрен кисә, аңа аяк киемнәре дога кылыр:
“Йә Раббым Аллаһ, бу кешенен аякларын Сырат
күпере өстендә ныклы кыл”. Әгәр ул
комганга тотынса, Комган аңа дога кылыр: “Йә Раббым Аллаһ, бу кешегә Җәннәт
савытлар бир”, әгәр ул кеше тәхарәт алса, су аңа дога кылыр: “Йә Раббым Аллаһ,
бу кешене хаталардан һәм гөнаһлардан пак кыл”, әгәр ул кеше намазга басса , өйе
аңа дога кылыр: “Йә Раббым, бу кешенен каберен киң кыл, кабердән кубарылуын
нурландыр һәм аңа рахмәтеңне күбәйт” – дип. Һәм дә бу кешегә Аллаһы Тәгалә
Үзенен рахмәте белән карар, дога кылган вакытта әйтер: “Әй колым, синнән дога
Бездән җәвап, синнән сорау Бездән бирү, синнән истигфар, гафу сорау Бездән гафу
итү ”.
Аллаһ Тәгалә барчаларыбызның тоткан уразаларын кабул кыса иде!!!
|