ГлавнаяМедресе "Биляр"НовостиФонд ЗакятОбразованиеОбъявленияФорумПроповедиФотогаллереяКонтактыКарта сайта
Книга Курамухаммад хаджи Рамазанова "Заблуждение ваххабитов в шариатских вопросах"

Пищевые добавки






Времена намазов для
 г. Ульяновска





Не зарегистрирован


Вход
Забыли пароль?
Регистрация






Кадер киче

  Рамазан аенда бер изге кичә бар. Кадер кичәсе диләр. Ул кичәнең олуглыгы вә дәрәҗәсе мең айдан да хәерлерәк диеп Коръән кәримдә әйтелә:

Дөреслектә, Без Коръәнне иңдердек кадер кичәсендә
Син беләсеңме, нинди кичә ул кадер кичәсе?
Кадер кич, мең айдан да хәерлерәк
Бу кичтә, фәрештәләр вә Җәбраил галәйһиссәләм иңәр ( җиргә), Раббыларының әмере белән һәр эштә
Тынычлык булыр. Таң атканчы дәвам итәр бу кичә.
Коръән, 97 нче сүрә.

Кадер кичәсенең башка кичәләр арасыннан сайланып алынуының сәбәпләре турысында галимнәребезнең фикерләре күптер. Аларның арасыннан берничәсе:
- Бу сүрәдә кадер кичәсенең олуглыгын раслап кадер кичәсе дигән сүз 3 мәртәбә искә алынган.
- Бу кичәнең дәрәҗәсе дөрестән дә олы, чөнки бу кичәдә Аллаһы тәгалә Мухаммәд салляллаху галәйһи вәсәлләмне пәйгамбәр итеп сайлаган кичә.
- Җирдә ящәүче бар халык өчен олуг бәйрәм итәрдәй Коръән иңә башлау вакыты[36] , 610 нчы елның Рамазан аеның соңгы (бәлки 27 нче кичәдер) кичәләренең берседер ул.
- Кешеләрнең берсе Мухаммәднең галәйһиссәләм Аллаһ каршысында олуг дәрәҗәгә билгеләнгән кичә. Дөреслек белән дөрессезлекне аера торган, кешеләрне дөньяда да вә ахирәттә дә бәхетле итә торган дин чыганагы, хакъ Китапның иңү кичәсе, дөрестән дә, мең айдан да хәерлерәктер.
- Мең айдан да хәерлерәк дип әйтү бу кичәдәге эшләнгән изгелекнең мең ай эчендә кылынган якшылыкларга караганда хәерлерәк икәне, ягъни сәваплырак икәне аңлашыла.
- Фәрештәләрнең җиргә иңүләре Аллаһның бу кичәдә кешеләргә мәрхәмәтлелеген күрсәтә. Гөнаһларның гафу ителүе, дога кылучыларның догалары кабул ителәчәге аңлашыла.


  Кадер кичәсенең билгеләре:

  Бу кичтә артык җилле, болытлы, тынычсыз һава торышы булмас. Төнге күктән йолдызлар атылмас. Шул төн арты кояш нурсыз пакъ тулы ай кебек чыгар икән.
  Әмма да ләкин кадер кичәсе, бер шиксез, елга бер мәртәбә Рамзан аенда гына була. Рамазан аеның, чыннан да, кайсы кичәсендә булганын бер Аллаһ Үзе генә белә. Шулай булса да, пәйгамбәр аркылы ул кичнең ай ахырында булуы хакында берничә хадистә белгертелә:
Пәйгамбәребез (С.Г.В.) : Кадер кичәне Рамазан аеның сонгы ун кичәсе арасыннан эзләгез, дигән.[37]
  Башка бер хадистә: Кадер кичәсен айның соңгы ун кичәләренең бүленми торган санга туры килгәне арасыннан эзләгез, дип әйтелгән.[38]
Пәйгамбәр (С.Г.В.) : Кадер кич 27 нче, яки 29 нчы кичтер. Бу кичәдә фәрештәләрнең саны җирдә булган вак ташлардан да күбрәк булыр, дип әйткән.[39]
  Галимнәрнең кайберләре 97 нче сүрәдә ул дип кичәне белгерткән сүз 27 нче сүз булганлыктан, кадер кичәсе дә Рамазан аеның 27 нче кичәседер дип әйтәләр. Мөселман илләрендә дә гадәткә кергән, 27 нче кичә кадер кичәсе итеп билгеләнә. Мөселманнар бу кичләрдә бәйрәм көннәре төсле мәчетләргә барып, намазлар кылып, садакалар биреп, Аллаһка догалар кылып уздыралар. Ураза тоткан кешеләр Рамазан аендагы ахыргы ун кичнең һәрберсенә игътибарлы булалар.

10.08.10 

27.05.10 

26.04.10 



18.05.10 | 15:36:57

18.05.10 | 15:32:42




Мусульманские праздники

ГлавнаяМедресе "Биляр"НовостиФонд ЗакятОбразованиеОбъявленияФорумПроповедиФотогаллереяКонтактыКарта сайта


Работает на бесплатной Amiro CMS