|
Аллаһу Тәгаләнең дусларыннан бер изге зат төшендә мөсельман
зиратын күрә. Һәм дә караса бөтенесе каберләреннән чыккан, алларында
нурдан савытлар, савытлар өчендә күркәм ашамлыклар(нигъмәтләр) бар.
Ләкин берсенең алнында савытта юк, ашамлыклар да юк. Ул кешедән
сорый:”Һәр кешенең алнында нурлы савытларда нигъмәтләр булган чакны
синең алныңда бернәрсә дә юк”. Үлгән кеше җавап кайтара:”Бу, син күргән
кешеләрнең якыннары, туганнары боларга һәм дога кылалар һәм дә рухлары
өчен садака бирәләр. Алларында торган нурлы савытлар һәм нигьмәтләр бу
садака һәм догаларның сәваб һәм бәракәтләредер. Минем исә яши торган бер
генә улым бар, ул да хаерсез. Минем өчен садака да бирми, дога да
кылмый. Шуның өчен мин өметсез дә калам, күршеләремнән дә оялам.
Бу төшне күргән изге зат уянгач, ул догадан мәһрум булган кешенең
баласын чакырып күргән төшен аңлата. Бала үкенеп тәүбә кыла:”Моннан соң
мин дә башкалары кебек булырга тырышачакмын. Бу вакытка кадәр эшләп
килгән явызлыкларыма үкендем һәм тәүбә кылам”-диде. Чынлап та бу бала
үзгәрә, гыйбадәткә тартылып әтисенең рухына садака бирә һәм гөнаһларының
кичерелүе өчен дога кыла. Күпмедер вакытлар узгач, изге затның төше
кабатлана. Ләкин бу тапкыр баланың әтисе дә башкалары кебек сөенечле
иде. Аның да алнында нурдан савытлар һәм төрле-төрле нигъмәтләр бар иде.
Бу кеше Аллаһуның дустына әйтә: “Аллаһу Тәгалә синнән разы булсын,
синең иршадың (юлга салуың) белән минем балам җәһәннәмнән дә кытылды һәм
дә мин элекеге кебек Аллаһу Тәгаләнең рахмәтләреннән өлешсез калудан
коткарылдым.
Бу кыйсса безгә гыйбрәт булырга тиеш. Кызганычка каршы заманыбызда
бөтен ислам галимнәренең “әһле сүннәт үәл җәмәгат”кә каршы дип таныган
Ибни Тәймия, Мухаммад бин Абдуль Ваһһаб һәм аларның иярүчеләренең
фикерләрен белергә тиешбез. Үлгәннән соң өчесе дә, җидесе дә, кырыгы да
ислам динендә үткәрелү юк дип әйтәләр. Ләкин ул мәҗлесләргә һәм
зыярәтләргә барып та Көрьәни-Кәрим укылуы һәм садакалар бирелүе белән
рухларны шатландыру һәм кешеләрне дәгьват итү, вәгазләү урыннарында
исламнан ераклаштырылган, суытылган һәм дин гыйлемнәрен белмәгән
кешеләрне гаибләргә дөрес булырмы?
Чынлап та Көрьәни-Кәрим һәм элекеге вакытта язылган китапларда бу
мәҗелесләрнең үткәрелүе турында бернәрсә дә әйтелмәгән. Шуның өчен
динебездә мәҗбүри һәм гыйбадәт түгелдер(саналмагандыр).
Татар милләтенең тамырлары белән тарихка киткән һәм гасырлар
буенча ислам диненә каршы булган дошманнарга, олы һәм кече җиһадтан
калган истәлек һәм гореф гадәттер.
Әлеге вакытта булгар тарихын искә тешереп, сахабаларны чын йөрәк
белән кабул иткән, табигыйләрне хөрмәт итеп алардан гыйлем алган, мәзһәб
имамнарының фикерләренә буйсынып авыр вакытларга хатле динебезне
йөрәктән-йөрәккә, күңелдән-күңелгә саклап калдырган милләтебезнең
нәселләренә динебезне кире кайтарган вакытта, әлеге ислам җитәкчеләрнең
(хазрәтләрнең, муллаларның), татар-булгар арасында киң рәвештә таралган
йөрәкләрдә мухкәм гадәт буларак калган бу мәҗелесләргә каршы килү дөрес
булмас. Әлеге вакытта кирәкле булган ,бу мәҗелесне уздыра торган
кешеләрнең үләренә барып үлеләрне искә тешерүне рухсатлы һәм кирәкле
булганын аңлату. Аларның рухларының тере булуын, ләкин безнең күзебезгә
күренмәгәннәрен белдерү. Көч көдрәт Аллаһу Тәгаләдә, якында безнең дә
әҗәлебез киләчәк. Аның өчен исламда аңлатылган тәртипләр буенча
үлекләрне искә тешерү кирәкле. Көрьәни-Кәрим, ихлас һәм тәүхыт
хатымнарының үткәрелүе, якын туганнарының җыелып мәетләрнең рухларына
дога кылулары, һәр сәваблы булган эшне эшләп, сәвабын рухларга
багышланыр. Һәм дә кайчан булуы мөһим түгель: 5,7,30,40 яки 150 көннән
булса да. Мөһим булганы догаларыбызның чын ихлас күңелдән булып
үлеләрнең рухларын шатландыру белән бергә, яшәгән бәндәләрнең үлемне һәм
ахиратне искә тешереп, гөнаһлардан сакланып, гыйбадәткә тартылулары.
Пәйгамбәребез салляллаху галейхи вә сәлләм әйтә: Мәетләрегезне
зиярат
итегез һәм аларга сәләмнәрегезне җиткерегез, чөнки сезгә аларда гыйбрәт
бардыр.
Каберләрне зиярат итү мөстәхаб булган гамәл булып
тора. Һәр беребез белгәнечә бу дөньяга без вакытлыча гына килдек. Һәм бу
дөнья
безнең өчен бер имтихан, сынау булып тора. Шуңа күрә бу кырда күпме
күбрәк изге
һәм хәерле булган гамәл чәчсәк ахирәттә шул кадәр күбрәк уңыш алырбыз.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Вафат булганнан
соң гамәл дәфтәрләре
ябылыр, тик өч төрле урыннан гына саваплар язылырга мөмкин: 1 – садакаи
җәрия
калдырса (кешеләр файдалана торган әйберләр), 2 – изге бала калдырып, ул
бала
аның өчен дога кылып торса, 3 – үзеннән соң файдалы гыйлем калдырса.”
Шушы хәдис буенча вафат булган кардәшләребезне
зиярат итеп, аларны искә алып, Көрәни Кәрим савапларын багышлап тору ул
кардәшләребез өчен ни кадәр файдасы булыр иде икән. Чөнки кабер газабына
эләккән булсалар безнең багышлаган саваплар сәбпле аларга җиңеллекләр
булыр, ә
газапка эләкмәсәләр дәрәҗәләре күп тапкырларга күтәрелер иде. Моның
турыда
Пәйгамбәребез шулай ди:
“Кабердә
ятучы мәет коткаруны көтә торган батучы кеше кебектер, ул үзенең әти –
әнисеннән, кардәшләреннән, дусларыннан дога кылуларын көтеп ята. Алар,
ул вафат
булган кешегә, дога кылсалар, аның өчен бу дога дөнья һәм дөньяда булган
һәр
нәрсәдән хәерлерәк булыр. Дөьяда яшәүчеләрнең вафат булганнарга бүләге
ул –
дога һәм алар өчен тәүбә истигфар сораудыр.”
Башка хәдисендә Пәйгамбәребез ата – аналарны
зиярәт итүнең фазыйләте турында шулай дип әйтә:
“Кем әти
– әнисенең яки аларның берсенең каберләрен һәр җомга саен зиярәт итсә
Аллаһ
Тәгалә аның гөнаһларын гафу итәр һәм саваплар языр.”
Әбу Хурайра (р.а.) әйткән: “Бер кеше таныш булган
кардәшенең каберен очыратса һәм аңа сәләмнәрен җиткереп дога кылса,
кабердә
ятучы аның сәләменә җавап кайтарыр. Таныш булмаган кешенең каберен
очыратып
сәләмнәрен җиткерсә ул да сәләменә җавап кайтарыр.”
Сөләйман бин Сәхим Пәйгамбәребезне төшендә күрә
һәм аңа сорау бирә:
- Әй Расулюллаһ сезнең каберегезне зиярат итүче
кешеләр сезгә сәләмнәр җиткерәләр, салаватлар әйтәләр. Сез аларның
сәләмнәрен
ишетәсезме?
Пәйгамбәребез җавап бирә:
- Әйе, ишетәм һәм сәләмнәренә җавап та кайтарам.
Пәйгамбәребезне зиярат итүнең мөһимлеге турында
Расулюллаһ үзе әйтеп калдырган:
“Кем мине
Мәдинә шәһәрендә зиярат итсә, мин аның өчен кыямәт конендә шәфәгатче һәм
шәһид
булырмын.”
Бер кеше дә гөнаһ-хатадан сакланмаган
һәм кем
катгый әйтә ала, минем эшләгән гамәлләрем миңа җитәр диеп? Аллаһка
ышанып та
мондый сүзләрне әйтүче юктыр бәлки. Шуңа күрә бу Пәйгамбәребезнең әйткән
сүзләрен искә төшерсәк без аңнарга тиешбез – вафат иткән туганнарның,
якыннарның, дусларыбызның каберләрен зиярат итүдә һич бер начарлык
юктыр, бәлки
киресенчә, аларга дога һәм савап белән ярдәм иткән булырбыз, ә үзебезгә
дөнья
мәшәкатьләре арасында Аллаһны һәм ахирәтне онытмас өчен бер искә төшереп
гөнаһларыбызга тәүбә кылуда бер сәбәп булыр.
Версия для печати
|